Азнакайда 13 яшьлек баланы машина бәрдергән
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакайда 13 яшьлек баланы машина бәрдергән

Һәлакәт Сәпәй авылында була.

Сәпәй авылында “Киа – Рио” автомобилен йөртүче хәвефсез тизлекне сакламый һәм машина юлыннан велосипед белән хәрәкәт иткән 2007 елгы баланы бәрдерә. Тән җәрәхәтләре алган велосипедчы Яр Чаллы сырхауханәсенә озатыла.

– Юл йөрү кагыйдәләре буенча, 14 яше тулмаган  балаларга, гомумән, машина юлына чыгу тыела. Район юлларында мондый һәлакәтләр булып торуына карамастан, кагыйдәне санламаучылар күп. Бигрәк тә ата-аналар игътибарлырак  булып, гаиләдә аңлату эшләре алып барсыннар иде. Ике тәгәрмәчле транспортның да төрле фаҗигаләргә китерә алуын истән чыгарырга ярамый, – ди район ЮХИДИ бүлеге инспекторы Альмир Габделхаков.


Нет комментариев