Азнакай юлларында профилактика чаралары үтә 
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакай юлларында профилактика чаралары үтә 

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, аларның травма алу куркынычын кисәтү максатында киң кырлы эшчәнлек алып бара. 

Шәһәрнең   9 нчы мәктәп яшь юл инспекторлары һәм Яшь армиячеләре профилактик акциягә чыгып, машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлырак булырга, иминлек каешларын тагып йөрергә өндәделәр.
– Транспорт хәвефсезлеге үзәкләре тикшеренүләре күрсәткәнчә, иминлек каешын эләктерү алгы утыргычта утырган пассажирның юл-транспорт һәлакәте вакытында үлү яки җәрәхәт алу ихтималын – 50 процентка, ә артта барганнарның 25 процентка киметә. Машинада балаларны йөрткәндә махсус креслолар куллану турында да онытмаска кирәк, – ди  “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” учреждениесенең профилактика буенча бүлек начальнигы Альмира Сәгъдәтуллина.


Нет комментариев