Массакүләм мәгълүмат чараларында исерек килеш руль артына утырып юл иминлегенә янаган машина хуҗалары хакында һәрдаим язылып торылса да, андыйлар һаман да ачыклана килә.
Районның җәмәгать судьялары тарафыннан 15-30 март чорында гына да 5 шундый эш каралган. Эчкән хәлдә машина белән идарә иткәннәрнең барысы да РФ Административ хокук бозулар турында Кодексның 12.8 маддәсе буенча административ җавапка тартылган. Җәзасы да уйланырлык югыйсә: 30 мең сум штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү. Әмма яман гадәттән арына алмаган сансызларга эш үткәч кенә үкенергә туры килә шул.
Нет комментариев