Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, кичә Банки Сукаеш авылы тирәсендә “Лада Калина” шоферы хәвефсез тизлекне сакламый һәм юл кырына чыгып, әйләнә.
Төрле тән җәрәхәте алган ир-егетне Әлмәт шәһәре сырхауханәсенә илтәләр.
– Юлларда һәрдаим юл хәрәкәте кагыйдәләрен, тизлек режимын сакларга кирәк. Һәркемне өйләрендә көтәр кешесе бар, игътибарлы һәм сак булыйк, – ди район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Ренат Гайнетдинов.
Нет комментариев