Азнакайда яңа уку елына әзерлек бара
Яңа уку елы башлануга санаулы көннәр калып бара.
Шушы көннәрдә район башкарма комитетының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия мәгариф идарәсе һәм автомобиль юллары идарәсе вәкилләре белән мәктәп автобуслары маршрутлары буенча рейд узды.
Һәр бала мәктәпкә исән-сау барып кайтырга тиеш. Шуңа күрә юлларның һәм тротуарларның, юл кичүләрнең торышын, юл билгеләрен тикшердек,
– ди район башкарма комитетының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия секретаре Фәнис Ахунҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев