Район Дәүләт автоинспекциясе бүлегеннән хәбәр итүләренчә
Кичә Рус Акташы – Азнакай автоюлы буйлап Җәлил бистәсенә таба (Мәнәвез авылы кырында) хәрәкәт иткән “ГАЗ” автомобиле шоферы имин тизлекне сакламый һәм юл кырына төшеп китеп, әйләнә. Авариядә каза күргән 27 яшьлек шофер Әлмәт шәһәре сырхауханәсенә җибәрелә.
Нет комментариев