Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Азнакай укучылары юл йөрү кагыйдәләрен белеп үсә

Азнакай шәһәренең 2 нче мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары белән «Куркынычсызлык әлифбасы» дигән профилактик чара узды.

Чара барышында «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең профилактика бүлеге җитәчесе Сәгъдәтуллина Альмира балаларга уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтте, үзеңне юлда ничек тотарга, нинди билгеләргә игътибар итәргә кирәклеген искәртте, тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны чагылдыручы элементлар кулланырга чакырды.

Соңыннан балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында видеоролик карадылар. Чара барышында балалар әңгәмәдә актив катнаштылар һәм барлык сорауларга җавап бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев