Азнакай районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр итүенчә, узган атнада гына районыбызда дүрт кеше исерек килеш машина йөртүдә тотылган.
Юл ялгышларны кичерми, ә спиртлы эчемлек тәэсирендә машина йөртүче юл һәлакәтен китереп чыгару куркынычын тудыра. Исерек хәлдә рульгә утырып, кемнеңдер гомерен өзәсен алдан беләме ул? Юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклау – гомерлек хата үкенеченнән саклану ул. Шуңа да һәр машина йөртүче юлга чыкканчы, пассажирларының, башка машина йөртүчеләрнең, җәяүлеләрнең иминлеген истә тотсын иде!
Нет комментариев