Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
САЙЛАУ

Сәпәйдән Латыйповлар: «Тавыш бирү - киләчәгебезне хәл итүче адым»

Азнакай районы халкы Россия Президентын сайлауларда актив катнаша

Сәпәй авылында яшәүче Латыйповлар да сайлау участогына гаиләләре белән килгәннәр. 
Гаилә башлыгы Рамил Рәфыйкъ улы - "Юл хәрәкәте хәвефсезлеге" учреждениесендә эшли, әйдәр белгеч. Ләйсән Латыйпова - Сәпәй авыл Мәдәният йорты директоры. Кызлары Рәмилә Сөләйманова - музыкант, ул Азнакай балалар сәнгать мәктәбендә укыта. Ләйсәннең әнисе Рәйсә Нуркаева да сәяси вакыйгадан читтә калмаган. 

-Сайлауларда тавыш бирү - киләчәгебезне хәл итүче адым ул, моны һәркем аңларга тиеш. Бүген без үзебезнең, балаларыбызның киләчәген сайлыйбыз. Якты, матур булсын ул, - диләр Латыйповлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев