Уразай авылында урнашкан 543 нче сайлау участогына күпләр парлашып, гаиләләре белән киләләр.
Мөнирә апа белән Фоат Галәвовлар да - авылның үрнәк гаиләләренең берсе. Фоат абый - авыл имамы да.
- Сайлауда катнашу - һәрберебезнең бурычы ул. Илебезгә - иминлек, республикабызга бәрәкәт насыйп булсын. Барыбызга да тигезлектә, бәхеттә яшәргә язсын, - диде ул бюллетень төшергәндә.
Нет комментариев