Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
САЙЛАУ

Азнакайда сайлаучыларның 85 проценттан артыгы тавыш бирүдә катнашкан

Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар районыбызда оешкан төстә, тыныч, тәртип сакланып узды. 

Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча,  сайлаучыларның 85,79 проценты тавыш бирүдә катнашкан.

Өч көн дәвамында районда барлыгы 62 сайлау участогы эшләде. Аларның 20 се – шәһәрдә булса, 42 се – Актүбә бистәсендә һәм авылларда. Барлык сайлау участоклары да саклану чаралары белән тәэмин ителгән иде. Сайлаучыларга битлекләр, ручкалар бирелде, кулларны эшкәртергә антисептик чаралар куелды, тавыш бирүчеләрнең тән температурасы үлчәнде. Шулай ук гриппка каршы 62 вакцинация пункты эшләде.

Тавыш бирүнең чисталыгын 206 күзәтүче күзәткән, 24 участокта видеокамералар да урнаштырылган.

Сайлауларның баштагы ике көнендә үк район буенча сайлаучыларның 71 проценттан, шәһәр буенча 65 проценттан артыгы тавыш биргән. 

Участокка шәхсән килә алмаучылар өчен, гаризалары нигезендә, күчмә сайлау комиссиясе әгъзалары   өйләренә барып тавыш бирүне оештырдылар. Азнакай картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр янына да күчмә сайлау комиссиясе әгъзалары килде.

Сайлау нәтиҗәләренә килгәндә, “Бердәм Россия” партиясе иң күп тавышны җыйган – 84,86 процент, КПРФ – 10,22 процент, ЛДПР – 1,11 процент, калган партияләрнең тавышы 1 проценттан кимрәк. 30 нчы Әлмәт бер мандатлы сайлау округы буенча Дәүләт Думасына кандидат Азат Ягафаровка сайлаучыларның 92,41 проценты тавыш биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев