Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
САЙЛАУ

Азнакайдан 100 яшьлек Таһира Асанова: “Ил-көнгә иминлек теләп сайлыйм”

Азнакай районының Мәлбагыш авылында яшәүче, узган елның көзендә үзенең 100 яшьлек олпат юбилеен билгеләп үткән Таһира апа Асанова да илебезнең киләчәген билгеләгән елның сәяси вакыйга - Президент сайлауларыннан читтә калмады

Бүген сайлау участогы әгъзалары аның өендә булдылар. 

–Без инде яшәсен яшәгән, оныкларыбызның тормышлары матур, киләчәге якты булсын иде, – диде гасыр чордашы, тартмага бюллетень төшереп.

- Бүген бик җитеш тормышта яшибез, Аллага шөкер. Ил-көннәр имин, тормышларыбыз мул булсын. 


Таһира апа Асанованың бер генә сайлауда да катнашмый калганы юк. Бер гасырлык тормыш юлы үткән ветеран үз гомерендә күпне күргән, күпне кичергән. Күз тимәсен, әле дә хәрәкәттә ул. Ил-көн вакыйгаларыннан да читтә калмый. Быел ул "Ел хатын кызы" республикакүләм бәйгесе җиңүчесе булып та танылды. Казанда узган тантанада шәхсән үзе катнашкан ветеран-укытучыны бар зал аягурә басып, дәррәү алкышларга күмгән иде. Бүгенге җитеш тормышына сөенеп туя алмый Таһира апа. 

Гомере буе туган җирендә хезмәт итеп, бәхетен дә биредә тапкан кеше ул. Бөгелмәдә укытучылар әзерләү курсларын тәмамлаган яшь белгечне башта Балтач мәктәбенә җибәрәләр. 1944 елда Түбән Якыйга кайта. 25 ел авыл мәктәбендә балаларга белем бирә, 45 ел эшләп, Мәлбагыш мәктәбеннән лаеклы ялга чыга Таһира Барый кызы.

Илгә Җиңү яулап кайткан Галимҗан Сабирҗанов белән гаилә корып, 50 елга якын матур тормыш итә алар. 4 бала үстерәләр. Таһира апа бүген төп терәк-таянычы булган улы Гамир һәм килене Фәйрүзәнең кадер-хөрмәтен тоеп яши. 9 онык, 20 оныкчыкның кадерле әбисе дә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев