Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
САЙЛАУ

Азнакайда укытучылар династиясе тавыш бирде

Сәлифовлар укытучылар династиясе вәкилләре бүген илебезнең президенты өчен тавыш бирделәр

Мактаулы укытучылар нәселенең гомуми укытучылык стажы – 146 ел! Тормышны белем таратуга багышлаган Сәлифовлар Азнакайның 1 нче мәктәбендә гаилә белән сайлауга килделәр.

– Мин Азнакайның 7 нче мәктәбендә укытучы булып эшлим. Безнең укытучылар династиясенә әтиебез Маскат һәм әниебез Разия нигез салдылар. Әти училищеда төзелеш эше остасы булып эшләгән, әни шунда тарих һәм әдәбият укыткан. Галия апам – химия, абыем Илдар – технология укытучысы. Мин исә физкультура, ОБЖ укытам, тренер булып эшлим. Руслан племянник минем эздән китте – физкультура, ОБЖ укытучысы, хәзерге вакытта технология дәресләрен алып бара. Тормыш иптәшем Илмира тәрбияче. Улым Закир Казанның 186 нчы лицеенда физкультура һәм ОБЖ укыта, хатыны Ләйсән – башлангыч сыйныф һәм инглиз теле укытучысы, – дип сөйләде Илһам Сәлифов.

– Без бүген бар гаилә белән сайлауга килдек, үзебезнең гражданлык позициясен билгеләр өчен. Илебезнең киләчәге бездән тора. Дөрес сайлау – балаларыбызның, оныкларыбызның киләчәгенә нигез. Шуңа күрә без халыкка хезмәт итүен сүздә түгел, ә гамәлдә күрсәтә торган президент өчен тавыш бирдек.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев