Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
САЙЛАУ

Азнакайда сайлауларга гаиләләре белән киләләр

Азнакай шәһәренең 9 нчы мәктәбендә урнашкан 508 нче һәм 509 нчы сайлау участокларында иртәдән җанлылык күзәтелә.

Тавыш бирүчеләр арасында эш яшендәгеләр дә, яшьләр дә, өлкәннәр дә күп. Җиһангировлар гаиләсе дә сәяси вакыйгадан читтә калмаган. Фәндәрия апа сайлауга тормыш иптәше Рузалин абый белән парлап килгән. Иң беренче сайлаучылар буларак, комиссия рәисе Гаяз Хәмидуллин аларны бүләкләп тә китте. 

-Безнең гаиләдә сайлау бәйрәм кебек кабул ителә. Шуңа бер сайлаудан да читтә калган юк, һәм һәрчак шулай бергә йөрибез. Гимн уйнаганда күзләргә яшьләр килде, үзебезнең илебез, районыбыз өчен горурлык хисләре кичерәбез, алдагы көннәребез дә матур, имин булсын, - ди Фәндәрия Җиһангирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев