Азнакайда сайлау участоклары эшен башлады
САЙЛАУ

Азнакайда сайлау участоклары эшен башлады

Бүген, 18 сентябрьдә, тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары старт алды.

Районда урнашкан сайлау участокларында иртәдән үк җанлылык күзәтелә. Төрле буын вәкилләре бергәләп тавыш бирү өчен участокларга юл тота. Сайлауга гаиләләре белән килүчеләр дә күп. 

Азнакайда барлыгы 62 сайлау участогы эшли. Районда 19455, шәһәрдә 26055 сайлаучы тавыш бирү хокукына ия. 

Сайлау участоклары кичке сәгать 8гә кадәр эшләячәк. 

Исегезгә төшерәбез, тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары 18, 19 һәм 20 сентябрьдә уза.


Нет комментариев