Сайлауга – бөтен гаилә белән.
Азнакайда сайлаулар старт алды. Азнакай сәламәтлекларе чикләнгән балалар мәктәбендә урнашкан сайлау участогында сайлаулар оешкан төстә бара. Урамга яңгырап торган моңнар бар кешене үзенә җәлеп итеп, сайлауга чакырган кебек күңелгә уңай тәэсир итә. Сайлауларга бөтен гаиләләре белән килүчеләр дә бар. Алар арасында бернчеләрдән булып Рәхимовлар гаиләсе дә сайлады. Олеся һәм Раимбой Рәхимовлар гиләсендә 8 бала: 3 кыз һәм 5 малай тәрбияләнә. Бүгенге мөһим вакыйгага алар бөтен гаиләләре белән бергә килгәннәр. Барысының да күңелләре шат. Рәхимовлар илебездә, шул исәптән районда гаилә кыйммәтләрен саклау һәм яклауга зур игътибар бирелүен әйтеп, рәхмәтләрен белдерделәр. Бүгенге сайлауда да һәр тавышның ил язмышы өчен мөһим икәнлеген аңлап, илебез җитәкчелегенә матур өметләр баглап, гаилә иминлеген теләп үз тавышларын бирделәр.
Нет комментариев