Сайлау участоклары иртәнге 7.00 дән кичке 20.00 кадәр эшләячәк
Бүген - Бердәм тавыш бирү көнендә азнакайлылар җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлыйлар.
Иртәнге сәгать 7дә Азнакай шәһәре һәм районында 62 сайлау участогы үз ишекләрен ачты. Аларның 20 се – Азнакайда булса, 42се – авылларда урнашкан. Участокларның барысы да сайлауны югары дәрәҗәдә уздыру өчен тулысынча әзер.
Район буенча барлыгы 46405 сайлаучы теркәлгән.
Тавыш бирергә килүчеләр ике бюллетень ала. Аның берсе – сәяси партияләргә тавыш бирү өчен булса, икенчесе - бер мандатлы округлар буенча депутатлар сайлау өчен.
Сайлау участоклары халыкны кичке сигезгә кадәр кабул итәчәк.
Нет комментариев