Бүләк авылы сайлау участогы иртәдән үк бәйрәм төсен алды
Үз тавышларын бирергә яңа гына өйләнешкән Илүзә белән Ленар Габделхаковларның килеп керүе ямь өстенә ямь булды.
— Без бүген бик мөһим адым ясыйбыз — Россия Федерациясе Президентын сайлыйбыз. Киләчәгебез матур, бәрәкәтле булсын өчен дөрес тавыш бирдек дип уйлыйм, — ди Ленар.
Алар бүгенге әһәмиятле чарага зур гаиләләре белән бергә килгәннәр.
— Менә шулай бергә-бергә җыелып, эшен дә бергәләп эшлибез, ялларын да күңелле итеп уздырабыз, — ди киленнең әнисе Фәйрүзә ханым. — Бүген дә үз гаиләсе белән олы улым Раил; кечесе Ильяс, башка туганнарыбыз да бергә җыелдык. Алга таба да менә шулай куанып, бердәм, исән-сау булып яшәргә язсын, —дип шатлыклары белән уртаклашып алды ул.
Амин шулай гына була күрсен!
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев