Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
САЙЛАУ

Азнакай районы Чубар Абдул авыл җирлегенә караган Мәндәй авылында сайлауда яңа өйләнешкән Гыйздәтуллиннар гаиләсе тавыш бирде

Иртә белән туй күлмәге кигән кәләш белән кияүнең килеп керүе сайлау участогына бәйрәм төсе өстәде

Тормышларының шундый тантаналы көнендә аларның сайлауга килүе үзе үк яшьләрнең  сайлауларга җитди карашы, алдагы тормышларына битараф булмавы  турында сөйли.

- Россия  Федерациясе Президентын сайлау – ул һәммәбезнең  гражданлык бурычы. Сайлауларга килергә кирәк, чөнки без үзебезнең киләчәгебез өчен тавыш бирәбез, – ди гаилә башлыгы Рәмис Рәсим улы.

Рәмис  һәм Илүзә икесе дә шушы авыл яшьләре. Үзләре әйткәнчә шушы  гүзәл авылда туып үскәннәр, кечкенәдән үк килгән танышлык тора-бара  мәхәббәткә әйләнгән һәм матур гаилә корганнар.

- Бер авылдан булгач, бер-беребезне, әти-әниләребезне  бик яхшы беләбез. Икебез дә Әлмәт шәһәрендә белем алып, мин – медицина хезмәткәре, иптәшем нефтьче булып эшлибез. Туган якларыбыздан беркая да китмәдек, чөнки Азнакаебыз безгә бик якын һәм ошый. Әти-әниләребездән дә ерак китәсе килми. Нинди рәхәт бит ул әти-әниең яныңда булса.   Алга таба да ике якның да әти-әнисен тигез күреп, бергә-бергә матур итеп яшәрбез дип ышанам, – ди   Илүзә Закир кызы

 Гыйздәтуллиннар кебек туган якларыбызның патриоты булган,  аны яраткан  яшьләребез күбрәк булсын иде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев