Ветераннар советында – Әниләр бәйрәме
Азнакай ветераннар советында Әниләр көнен билгеләп үттеләр
Азнакай ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитова ветеран – әниләрне бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде. Алар арасында 4 кызның әнисе һәм 9 оныкның әбисе Тәслимә Мөстәкыймова да бар иде. Бәйрәм ямьле чәй табыны артында үзара гәпләшеп, хәл-әхвәл сорашып дәвам итте. Ничә генә яшьтә булса да гүзәл затлар – хатын-кызларыбызның һәрвакытта да чибәр булып каласылары килә. Чакырылган кунаклар арасында косметолог Наилә Харрасова да бар иде. Ул гүзәл затларыбызга кышкы чорда ничек итеп бит тиресен тәрбияләү турында киңәшләрен биреп кенә калмады, мастер-класслар да уздырып, бизәндереп тә куйды. Хатын-кызларыбыз тагын да яшәреп, матурланып калдылар. Соңыннан ветеран-әниләр үзләренә мондый хөрмәт һәм ихтирам өчен оештыручыларга олы рәхмәтләрен белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев