Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

Әгерҗе авылында механизатор-ветеран Марс Хәкимовны тәбрикләделәр

Әгерҗе авыл җирлеге башлыгы Хәсәнов Назыйф Нил улы һәм ветераннар советы рәисе Сафиуллина Альбина Кәлимулла кызы авылнң хөрмәтле кешесе булган Хафизов Марс Хәким улын 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр.

Назыйф Хәсәнов юбилярга район башлыгы Марсель Шәйдуллинның котлау сүзләрен һәм бүләкләрен тапшырды. Социаль яклау бүлеге һәм Әгерҗе авыл җирлеге дә үзләренең котлауларын, ихлас күңелдән әзерләнгән бүләкләрен тапшырдылар. Авылның ветераннар советы рәисе Альбина Сафиуллина якташына күңел түреннән чыккан рәхмәт, соклану, горурлану хисләрен җиткерде.

Хафизов Марс Хәким улы 1933 елның 28нче августында Шкаповка авылында туып үсә. Марс абый – сугыш чоры баласы, сугыш ятиме – аның әтисе фронтта һәлак булган. Җиде еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң тракторчы һөнәрен үзләштергән егет үзенең тормыш-яшәешен Әгерҗе авылына багышлый. Ул Октябрьнең 50 еллыгы колхозының иң алдынгы механизаторы булып, эшләү дәверендә басуларны кышка сөрү буенча беренчелекне бирми. Аның күпсанлы Мактау грамоталары, В.И.Ленинның 100 еллыгы медале, Рәхмәт хатлары бар.

Ул үзенә тормыш иптәше итеп Сәпәй авылы кызы Венера апаны сайлый. Алар бергә менә инде 62 ел гомер итәләр. Ике балага тәрбия биреп, бүгенгесе көндә кадерле әби-бабай булып, оныклар куанычын күреп яшиләр, дип хәбәр итте безгә Әгерҗе авылының мәдәният хезмәткәре Гөлгенә Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев