Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Үзләренә үзләре хуҗа

Крестьян-фермер хуҗалыклары Татарстанның агросәнәгать комплексына ныклап кереп китте. 2,5 меңнән артык КФХ илнең азык-төлек иминлегенә саллы өлеш кертә.

Кайбыч районының Чүти авылында яшәүче Әсхәт Закировка 2000 елларда шактый  вакыт эш эзләргә туры килә. Юньле эш табалмагач, хатыны Ландыш Гарәфетдин кызы белән уйлашалар, сөйләшәләр дә, малны үз хуҗалыкларыннан  эзләргә булалар.  Эре мөгезле терлекләр санын арттыра башлыйлар, ат алалар, 8 умарта күченнән торган   умарталык булдыралар.  Терлекләр саны унбишләп булгач,  сыерлар саны 5 башка җиткәч, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә аларны күреп алалар: бу бит мини-ферма! Көн саен – 55-60 кг сөт. Димәк, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы субсидиясен алырга  мөмкин.

Менә шулай Закировларның шәхси ярдәмче хуҗалыгы беренче 200 мең сум дәүләт ярдәмен ала.  Бу акчага хезмәт сөючән гаилә терлек абзарларын   киңәйтә.

Вакыт уза тора. Һәм шәхси ярдәмче хуҗалык  үсешендә яңа этап  башлана: 2018 елда «Закиров А.М.» крестьян-фермер хуҗалыгы төзелә. Терлекләр саны арта башлый, 33 гектар җир барлыкка килә. Эш арта, әмма тырыш гаиләдә эшкә сәләтлеләр дә күбәя: балалар үсеп, буйга  җитәләр, әти-әниләренә булыша  башлыйлар. 

2019 елда Закировлар тагын үз бәхетләрен сынап карарга  булалар – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы конкурсына кабат гариза бирәләр, тик бу юлы инде  КФХ буларак «Агростартап» программасы буенча. Бу гаиләнең җиңүенә беркем дә гаҗәпләнми: аларның бизнесы бит кәгазьдә генә түгел, ә оста, төпле  хуҗалык итүгә корылган.

3 млн сум  бюджет ярдәменә үз акчаларын өстәп, Закировлар МТЗ-82 тракторы, пресс-җыйгыч, сыер саву җайланмасы, тирес җыю транспортеры, тагын 10 тана сатып алганнар. Хәзер аларның фермасында 43 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 24 баш сыер. Җәй көне алар терлекләрне көтүлеккә чыгаралар, ә абзарларга  керткәч,  үз җирләреннән алынган печән ашаталар, шулай ук ашлык, салам сатып алалар. Терлекләрнең  алларыннан   су, тоз өзелми, бозауларда – акбур. Сөт сату күләме дә инде башка – 300-330 кг.

Әсхәт Марсил улыннан  планнары турында сорагач, ул болай дип җавап бирде:

– Әлбәттә, терлекләр санын арттырасы килә. Тик әлегә арттырырга  ашыкмыйбыз. Сөткә бәяләр дә югары түгел, ашлык та арзан түгел, ягулык  та  кыйммәт. Фермадан асфальтка кадәр юл да юк – пычрак  вакытларда сөтне әзерләүчегә  трактор белән илтәбез.

Шулай да Закировлар язмыштан зарланмыйлар. Бердәм һәм нәтиҗәле эшлиләр. Гаилә башлыгы күбрәк техника белән – фермада да, кырда да. Хатыны Ландыш Гарәфетдин кызы сыерлар  сава,  җыештыра. Ярдәмчеләре дә җитәрлек: кызлары Зилә белән Әлфинә дә, уллары Айнур да аксөяк булып үсмәгәннәр – кайтуга –  хуҗалыкка, фермага. Кияүләре  Илмаз ферма төзүдә алыштыргысыз була. Еш кайта  торган кунаклар – Әсхәтнең абыйсы Җәүдәт белән сеңлесе Зөлфирә дә өстәл артында гына утырып  тормыйлар, теләсә  нинди хуҗалык  эшләренә  куллары ята.  

Хезмәт сөючән гаиләнең ял итәргә дә вакыты табыла. Күбрәк алалар, ераграк ыргыталар. Ә ул очкан арада – ял итәләр. Әгәр бу араларны санасаң, хезмәт юлында тулы бер  отпуск килеп чыгар иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев