Тымытык авылында яшәүче Ләйсән Шяхмәтова “Ана Даны” медале белән бүләкләнде
НИЧЕК ЯШИСЕҢ, АВЫЛ ? /авыл хуҗалыгы /

Тымытык авылында яшәүче Ләйсән Шяхмәтова “Ана Даны” медале белән бүләкләнде

Шәһәр Сабан туе бүләкләү-тәбрикләүләргә бай булды.

Балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен Ләйсән Шәяхмәтова Татарстан Республикасының “Ана даны  – Материнская слава” медале белән бүләкләнде.

Тымытык авылында  яшәүче Ләйсән һәм Фәрит Шәяхмәтовлар үзләренең тату гаиләләрендә алты бала – дүрт малай һәм ике кыз үстерәләр.  

– Олы улыбыз Вилданга 16 яшь, Әлмәт политехник техникумында укый. 14 яшьлек Данилыбыз һәм Кызыбыз Эльвина – мәктәп укучылары. Самир һәм Айлида – балалар бакчасына йөриләр. Кечкенә улыбыз Элвинга әле 1 яшь тә 3 ай гына. Аны да бакчага бирдек, – ди күп балалы әни.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев