Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Туган җирдә мөмкинлекләр

Авыл хуҗалыгы – Азнакай районының төп икътисади тармакларыннан берсе.

Сөрүлек җирләр 114 меңнән артык гектар мәйданны били. Мөгезле эре терлек саны – 23685 баш, шуның 7770 башы – савым сыерлар.

2020 елда район кырларыннан рекордлы уңыш – 170 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынды. Бер сыерга елга 7600 кг нан артык сөт савылды.

2020 елның мартында районда яңа “Август-Азнакай” структур бүлекчәсе оешты. Бүген аның карамагында 7316 гектар җир бар. Предприятие үз биләмәләрендә заманча агротехнологияләр кулланып эшли. 2020 елда техника, минераль ашламалар, орлык, үсемлекләрне химик саклау чаралары алуга 278 млн сум акча тоттылган.

– “Август-Азнакай” кебек ышанычлы һәм тотрыклы компаниянең районыбызга килүе бик яхшы. Алар хуҗасыз калган басуларны үз карамакларына алып эшкәртеп, матур гына уңыш үстерүгә ирештеләр, игенчелеккә яңа сулыш өрделәр, район икътисадына үз өлешләрен керттеләр, авыл җирлекләрендәге социаль программаларда актив катнашалар. Шулай ук халыкны борчыган пай җирләре мәсьәләләре дә җайга салынды, – ди Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Җир эшкәртүдә заманча техника, фәнни алымнар куллану компанияне дөньякүләм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дәрәҗәсенә күтәрә.

– Яңа инвестор районда яңа эш урыннары да булдырды, тотрыклы һәм лаеклы хезмәт хакы түләнә. Яшьләргә хәзер бәхет эзләп туган авылларыннан читкә китәсе түгел. “Август-Азнакай” хезмәткәрләре даими белемнәрен арттырып, заманча техникаларда эшләргә

өйрәнәләр, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов.

“Август-Азнакай” компаниясе республика аграрийлары тәҗрибәсен уңышлы кулланып, инновацияләргә йөз тота. Авыл хуҗалыгының киләчәге шундый җитештерүчеләр кулында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев