Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Татшуган авыл җирлегендә яңа максатлар билгеләнде

9 февраль көнне Татшуган авылының мәдәният йортында хисап җыелышы үтте.

 Халык белән очрашуга район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Рәмис Ханнанов,  авыл җирлеге Советы депутатлары, район Советы депутаты Марсель Йосыпов, җаваплы җитәкчеләр килделәр.

Авыл җирлеге башлыгы Мансур Хәертдинов авылдашлары алдында эшләнгән эшләр турында хисап тотты, алдагы елга планнары белән уртаклашты. Татшуган авылы районда иң төзек авылларның берсе. Үзара салым акчасына җирлектә шактый  хезмәт башкарылган.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Рәмис Ханнанов  районның социаль-икътисади үсеше турында сөйләде,  Татшуган авылында башкарылган эшчәнлекне югары бәяләде, халыкны кызыксындырган  сорауларга җаваплар бирде,  мөмкинлектән чыгып авылдагы кайбер мәсьәләләрне чишүдә ярдәм күрсәтеләсен әйтте.

Җыелыш юбилярларны һәм алдынгыларны бүләкләү белән тәмамланды.

      Тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев