Республиканың иң оста сыер савучысы – Азнакайдан!
Тукай районында республикакүләм сыер савучылар бәйгесе үтте.
Әлеге ярышта “Азнакай” агрофирмасының Татшуган бүлекчәсеннән Резеда Газыева районыбыз данын яклап, абсолют җиңүче булды.
Резеданың терлекчелек тармагында 19 еллык хезмәт стажы бар.
– Район күләмендә уздырылган сыер савучылар бәйгесендә инде биш ел җиңү яулап киләм, республикада 2019 елда икенче урын алган идем. Бүген исә тагын да югары күтәрелү насыйп булды, Аллага шөкер. Ярышта теория буенча сынау уздык, аннары вакытка саву аппаратын сүтеп җыйдык. Соңыннан сыер савып күрсәттек, – ди авыл уңганы.
Быел республикада сыер савучылар бәйгесе илленче тапкыр оештырыла.
– Безнең район уңганнары әлеге бәйгедә һәр ел саен катнашып киләләр, призлы урыннан калган юк. Бу – зур әзерлек нәтиҗәсе. Иң алдынгыларны ачыклау, аларны бәйгегә әзерләү өчен районыбызда да үзара ярышлар оештырып торабыз. Конкурста таләпләр бик зур, һәр нечкәлекне күз уңында тотарга кирәк, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов.
– Азнакай кызлары – һәр яклап уңган. Аларның тырышлыгына таң калырлык. Моңа кадәр дә җиңүчеләр булды, ә менә абсолют җиңүче исеменә лаек булган кеше юк иде әле. Резеда белән бергә без дә шатланабыз, районыбыз өчен дә зур җиңү бу, – ди район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү бүлеге җитәкчесе Рәсим Бәдретдинов.
Алда Резеда Газыеваны яңа сынау көтә. Августта ул сыер савучыларның Россиякүләм ярышында Татарстан данын яклаячак. Чая, батыр, уңган кызыбыз анда да сынатмас!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев