Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Чубар-Абдул җирлегенең “Тукай” ҖЧҖ басуларында урып-җыю эшләре тулы күәтендә бара

 Игенчеләр иртәдән алып караңгыга кадәр бөртеклеләр уңышын мөмкин кадәр тиз арада һәм югалтуларсыз җыеп алу өчен бар көчен сала.

Кыр корабы, комбайн бункерын яңа уңыш белән тутырып, салмак кына басу өстеннән үтте. Трактор килеп туктады, комбайн бункерыннан аның әрҗәсенә алтын бөртекләр коелды. Механизаторлар белән беррәттән , бу чор машина йөртүчеләр өчен дә эшнең иң кызу вакыты шул.  Су белән тәэмин итүдә даими кизү торучы  дисеңме хуҗалыкта бар да ышанычлы әзерләнгән. Комбайннар, транспортчылар, кабул итү пункты, уракта катнашучыларга хезмәт күрсәтү дә җайга салынган. Урак башыннан бирле игенчеләр һәр сәгатьне генә түгел, минутны да әрәм итмәскә тырышалар. Чөнки вакыт кыйммәт.

- Урып-җыю эшләрен сыйфатлы итеп тиз арада башкарып чыгу безнең максат, - ди игенчеләр.

Шуңа да без бүген, 27 июль көнне игенчеләрнең вакытын күп алмыйча, дәртле җыр-моңнарыбыз белән басу эшчәннәрен эшкә рухландырдык, ә китапханәче М.Гыймаева механизаторларны яңа матбугат басмалары белән таныштырды.

Хуҗалык җитәкчесе Гәптеләхәт Гатуф улы да игенчеләре янында, басуда иде без килгәндә. Кызу урак өстендә тыныч кына ятып булмый шул, йөрәк һаман басуга ашкына. Һәр мизгелне пульста тотарга кирәк.

Тукайлылар сыната торган түгел. Һава торышының аеруча четерекле булуы, корылыкның күпме зыян салуына карамастан игенчеләр икмәкнең бөртеген дә әрәм итмәскә  тырышалар. Хуҗалыкта бүген икмәк уңышы гектарыннан  9,4 центнер. Шулайда безнең “Тукай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә урып-җыю эшләре оешкан төстә бара, көзге культураларны урып-сугуны тәмамладык, бүгенге көндә арпа, солы культураларын суктыру эшләре бара. Быелга урып-җыю эшләренең 50% инде тулысынча тәмамланганын белгертте Габделәхәт Гатуфович.

- Берничә көн туктап игеннәрнең өлгереп җиткәнен дә көтеп тордык, бүген исә арпа да, солы да өлгерде, әлеге көндә без шушы ике культураны суктырабыз. Алдагы урасы культураларның уңышы югарырак булачак диеп исәплим. Бүгенге көндә солы культурасы 1 гектардан 15-17 центнер, арпа исә 12 центнер  уңыш бирә. Бодайдан тагы да югарырак уңыш көтәбез, алда урасы басулардан 18-20 центнер уртача уңыш бирәчәгенә өметләнәбез, - диде хуҗалык җитәкчесе.

Айназ Әхмәтшина, Чубар Абдул авылы мәдәният йорты директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев