Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендә комиссия бүген хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде.
Авыл хезмәтчәннәре өчен кызу чор башланырга санаулы вакыт калып бара. Бүгенге көндә алар техниканы ремонтлап-көйләп бетерү, чәчүлек орлык, ягулык-майлау материаллары, ашлама сатып алу кебек эшләр белән мәшгуль.
– Быел 100 мең гектардан артык җирдә чәчү эшләре көтелә. Күпчелек хуҗалыкларда техника әзер. Булган сораулар буенча без үз ягыбыздан ярдәм итәчәкбез. Алда торган бурыч – чәчүне вакытында матур итеп башкарып чыгу, – диде Марсель Шәйдуллин.
Комиссия хуҗалык җитәкчеләре, механизаторларның киңәш-гозерләрен тыңлап, нинди ярдәм кирәклеген ачыкладылар. Аларга эшләрендә уңышлар теләделәр.
Игенчеләрнең әзерлеге турында тулырак «Маяк» газетасыннан укыйласыз.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев