Азнакайның Шәйхетдинов микрорайонында юллар киңәйтелә
Юллар иминлеге – һәр чор өчен көн кадагындагы мәсьәлә.
Ни генә дисәң дә, һәрберебезнең гомере әнә шул юллар белән бәйле: җәяүле булсынмы, ул машина йөртүчеме.
Бүген Шәйхетдинов-Нефтьчеләр урамнары киселешендә барган зур төзелешләр дә, беренче чиратта, азнакайлыларның иминлеген күздә тотып башкарыла. Биредә юллар киңәйтелә.
Азнакай автомобиль юллары идарәсе реконструкция эшләрен инде башлап җибәрде. Аның барышы белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин да танышты.
– Кызганыч, әлеге киселештә, берничә тапкыр юл-транспорт һәлакәте дә теркәлде. Халык та аны киңәйтүне сораган иде. Бүген биредә 36 млн сумлык эш башкару күздә тотыла. Безнең өчен иң мөһиме – юлларның имин, хәвефсез булуы, – диде район башлыгы очрашу барышында.
Юллар 15 метрга киңәйтеләчәк. Шәйхетдинов урамында урнашкан җылылык торбаларын сүтү эшләре дә бара.
21 августтан әлеге урамнарның кайбер өлешләре ябылып торачак.
– Шәйхетдинов урамының Монолит микрорайоныннан чыккан өлеше ремонт эшләре төгәлләнгәнчегә кадәр ябыла. Нефтьчеләр урамының бу өлешендә шулай ук берничә көнгә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Билгеле, кайбер уңайсызлыклар да килеп чыгар, әмма шуны аңлап кабул итәргә кирәк, боларның барысы да юл хәрәкәтендә катнашучыларның хәвефсезлеген тәэмин итү максатында эшләнелә, – ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов.
Ремонт барышында тротуарлар да барлыкка киләчәк, урам яктырткычларын да камилләштерәчәкләр. Эшләрне сентябрь азагына тәмамлау планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев