Азнакайлылар хәтер сагында
22 июнь - Хәтер көнендә, яу кырында һәлак булганнарны искә алып, аларның рухлары алдында хөрмәт белән баш иябез.
Бу көн азнакайлылар өчен аерым мәгънәгә ия, дулкынландырган да, истәлекләрне дә яңарткан көн. Көн уртасында олысы-кечесе Җиңү мәйданында тантаналы митингка җыелды. Бөек Ватан сугышы корбаннары рухлары алдында баш иеп, Мәңгелек ут янәшәсенә чәчәкләр салынды. Кичен мәйданга “Хәтер шәме” сафларында үтеп, якташларыбыз батырлыгына мәдхия дәвам итәчәк.
Безнең Азнакай районыннан гына да фронтка 16 меңнән артык кеше китеп, аларның 8 меңнән артыгы яу кырларында ятып калган. Сугыш батырларының якты истәлеге мәңге күңелләрдә сакланыр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев