Бу шимбәдә, ягъни 9 сентябрьдә, Азнакайда ел саен үткәрелә торган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китә.
Шәһәрдә ул Шифа каршында, ә Актүбә бистәсендә базар мәйданында урын алачак. Анда ит, сөт, ярма, он, яшелчә, бөртекле культуралар, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак. Үз җирлегебездә җитештерелгән экологик чиста, арзанлы азык-төлекне алып калырга ашыгыйк, дуслар. Ярминкә 9.00 сәгатьтән эшли. 0+
Нет комментариев