Азнакайда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр
Бүген район-шәһәр Мәдәният йортында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.
Анда әлеге тармакта хезмәт куючы авыл уңганнары, ветераннар, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр катнашты.
Ел әйләнә табыныбыз муллыгы өчен тырышкан һәркемгә район башлыгы Марсель Шәйдуллин котлау сүзләрен җиткерде.
«Быел ел безне аеруча сынады, салкыны да, корылыгы, яңгыры да булды, әмма бирешмәдек, уңыш еачар булмады. Игенчеләребез булган ипиләрне җыеп алдылар, уңышның күләме 90 мең тоннадан артыграк чыкты. Җитәрлек күләмдә, хәтта арттырып та, терлек азыгы әзерләнде. Терлекчелек тармагында да күрсәткечләребез яхшы. Монда елның 365 көнендә дә өстәлләребез муллыгы, тормышыбыз иминлеге өчен тырышкан барча авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең өлеше кергән. Югары осталыгыгыз, хезмәт сөючәнлегегез өчен барыгызга да зур рәхмәт», — диде район башлыгы.
Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов та катнашты.
«Азнакай — элек-электән илебез, республикабыз тормышында үзенең лаеклы урынын алып торган район. Ел никадәр генә авыр килсә дә, уртак көч белән җыеп алынган икмәкнең дә күләме аз түгел, һәм монда биредә утырган һәркемнең тырыш хезмәте кергән — комбайнчымы ул, амбарда эшләүчеме, тракторчымы! Бергәләп эшләгәндә генә барысын да җиңеп була, сез моны бик яхшы аңлыйсыз. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге насыйп булсын, барлык хыялларыгыз тормышка ашсын», — диде ТР Дәүләт Советы депутаты.
Тәбрикләүләргә «Азнакайнефть» идарәсе җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Алмаз Фәритов, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, район авыл хуҗалыгы идарәсе Рамил Исламов, ТР буенча «Россельхознадзор» идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Таҗетдинов та кушылдылар.
Тантана барышында алдынгыларга, тармак ветераннарына төрле дәрәҗәдәге бүләкләр, акчалата премияләр тапшырылды.
Районыбызда берничә буынны берләштерүче хезмәт династияләре дә бар. Бәйрәмдә аларга да хөрмәт зурдан булды.
Бу хакта тулырак — «Маяк» газетасында.
Фото/видеорепортаж Тансылу Саниевой
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев