Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакайда Әбиләр чуагы үтте

Дистәләгән еллар дәвамында республика районнары арасында бары тик Азнакайда гына башлангыч алган һәм зурлап үткәрелә торган Әбиләр чуагы быел өлкәннәребезне Чатыр итәгендәге глэмпингка җыйды.

Бөтен төр заманча уңайлыклары булган табигать кочагындагы ял урыны өлкәннәребезгә бик ошады. Алар биредә озын өстәлләр куеп, тиз арада бәйрәм табыны да әзерләделәр. Уңган хуҗабикәләр әзерләгән ризыкларның төрлелегенә дә, тәмле булуына да хәйран калырлык. Әйе, ветераннар бәйрәм итә белә инде.

–Сез – безнең алтын фондыбыз! Республика, район үсешенә һәркайсыгызның фидакарь хезмәте кергән! – дип өлкәннәргә рәхмәт сүзләре белән  бәйрәмне район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып җибәрде.

Ул аларның әле дәсафта булуын, язгы-көзге мөһим эшләр чорында авыл халкына ярдәм итүләрен, яшь буынга әхлак һәм патриотик тәрбия бирүдә зур өлеш кертүләрен, гомумән, районның иҗтимагый томышында активлыкларын ассызыклады. Киләчәктә дә шулай ташып торган энергияле булуларын, күтәренке күңел белән, сәламәт яшәүләрен теләде.

 Ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов чордашларын көзге уңышл бәйрәме белән котлап, алар алдына мондый бәйрәмнәрне өлкәннәребез өчен һәр авылда үткәрү бурычын куйды.

Бәйрәмдә юбилярлар, тынгысыз активистлар тәбрикләнде. Туймазы шәһәреннән килгән кунаклар – чордашлары азнакайлыларга соклануларын белдереп, изге теләкләрен җиткерделәр.  Җырга-моңга сәләтле ветераннарыбызга артистлар концерты да кирәк түгел, алар үзләре сәхнә тота. Дәртле җыр-биюләргә күмелеп, тугарылып күңел ачтылар, яшьлек елларын искә алып рәхәтләнеп аралаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев