Азнакай ветеринария берләшмәсе белгечләре африка чумасына каршы профилактика алып бара
Азнакай ветеринария берләшмәсе белгечләре дуңгыз һәм кош-корт асраучы хуҗалыкларда булып, алар белән африка чумасына һәм кош гриппына каршы әңгәмәләр уздыралар.
Африка чумасы бик йогышлы авыру. Аның вирусы туфракта һәм тирестә – 100 көнгә, утар стеналарында һәм идәннәрендә – 180 көнгә, ә катырылган иттә 15 елга кадәр саклана.
Соңга елларда әлеге чир Татарстанның Спас, Югары Ослан, Мамадыш һәм Чистай районнарында да күзәтелде.
“Терлекләр авырганда кичәкмәстән безнең станциягә хәбәр итәргә кирәк”, – ди берләшмә җитәкчесе Рөстәм Әхмәтшин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев