Республикада төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын карап тоту өчен файдаланыла торган техника паркына кар чистарту һәм бозлавыкка каршы материалларны бүлү эшләрен башкару өчен җайлаштырылган 1125 махсуслаштырылган юл машинасы керә.
Төбәк юлларында штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының тәүлек буе эшли торган оператив хезмәте телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: 8 (843) 291-91-91.
Бүгенге иртәдән Татарстанда Казан – Оренбург (Әлмәткә кадәр участокта) һәм Казан – Ульяновск федераль автомобиль юлларында автобуслар һәм йөк автомобильләре хәрәкәте чикләнгән.
ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын буран һәм кар көртләре аркасында үзләрен сакларга һәм юлларда игътибарлы булырга өндәде.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев