Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТАТАРСТАНДА

Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көненә «СалаваTik»лардан яңа җыр

30 нчы август безнең Татарстан халкы өчен мөһим дата.

     Республика һәм шәһәр көненә тамашачылар өчен «СалаваTik»лар җырлы бүләк әзерләде. Бүген интернетка «Мин яратам сине, Татарстан!» җырының видеосы чыкты. Җырның сүзләрен Роберт Рәкыйпов иҗат иткән, көен Роберт Андреев язган.

         «Күп милләтле республикабызда дус-тату яшәүче халкыбызга бүләк итеп «СалаваTik»лар белән бик матур җыр яздырдык. Бу җыр татарларга гына түгел, башка милләт халкына да яхшы таныш. Танылган җырчы Салават Фәтхетдинов башкаруындагы «Мин яратам сине, Татарстан!» җыры бүгеннән балалар − «СалаваTik»лар башкаруында да яңгырый. Яшь артистларга кушылып нәни тамашачыларыбыз да рәхәтләнеп кушылып җырлар. Бу җырны якын итми мөмкин түгел. Тукай, Сәйдәш, Җәлил кебек танылган шәхесләребез дә телгә алына. Горур республикабызга дан җырлаучы бу җыр интернетта күп караулар да җыяр дип ышанып калабыз», – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

         «СалаваTik»ларның һәр видеосында ниндидер яңалык. Йә җырларны танылган җырчылар белән башкаралар, йә видеода театр актёрлары катнаша. Бу юлы исә, Салаватиклар белән бергә видеода аларның алыштыгысыз фанатлары − Казан шәһәренең 24 нче номерлы «Энҗекәй» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дуслары катнашты. Алар бик матур итеп җырладылар да, хәрәкәтләрне да оста башкардылар. Балаларныж туган телләрен белү дәрәҗәсе дә сокландыра!

         «Без «СалаваTik»лар белән аларның беренче чыгышларыннан ук таныш. Җырларын музыка шөгыльләрендә, бәйрәмнәргә әзерләнгәндә өйрәнәбез. Буш вакытларда, уеннар уйнаганда да җырларны кабатлыйбыз, җырлыйбыз. Клипта төшәргә балалар да, ата-аналар да бик шат булдылар. Балалар үзләренең яраткан «СалаваTik»лары белән матур җыр башкару бәхетенә иреште. Төшерү вакытында балалар үзләрен чын артистларча тоттылар: матур итеп җырладылар, тырышып хәрәкәтләрне кабатладылар. Ахырга таба ара башласалар да, клип төшерүне планлаштырганча төгәлли алдык. «СалаваTik»ны бик яратабыз! Аларга иҗади уңышлар, яңа җырлар белән сөендереп торуларын, тамашачыларының күп булуларын телибез!» − дип теләкләрен җиткерә Казан шәһеренең Вахитов районында урнашкан 24 нче номерлы балалар бакчасы җитәкчесе Айгөл Габделганиевна Мәрданова.       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев