Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТАТАРСТАНДА

Татарстан илкүләм проект буенча 125 берәмлек урман янгын сүндерү техникасы сатып алган

Татарстанда урман хуҗалыгы тармагы өчен 2019 елдан 125 берәмлек урман культурасы һәм янгын сүндерү техникасы сатып алынган.

Республикага яңа техника Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру барышында кайтарылган.

Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының төп юнәлешләреннән берсе – министрлык карамагындагы учреждениеләрне махсус техника һәм җиһазлар белән тәэмин итү.

«Экология» илкүләм проекты республикада урман хуҗалыкларының матди-техник базасын ныгытырга ярдәм итте. Кирәкле техника һәм җиһазлар белән тәэмин ителеш, булган көч һәм чараларны тиз арада тиешле урынга алып барып җиткерү янгын чыганакларын юк итүдә, урман янгыннарын кисәтүдә хәлиткеч роль уйный», – дип искәртте ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

Аның сүзләренчә, учреждениеләрнең урман янгынын сүндерү техникасы белән тәэмин ителеше Россия Хөкүмәте карары нигезендә билгеләнгән нормадан 100 процент тәшкил итә.

Сатып алынган техникалар исемлегендә автоцистерналар, бульдозерлар, урман янгынын сүндерү өчен универсаль комплекслар, тракторлар, квадроцикллар, янгын сүндерә торган тагылма модульләр, шулай ук урман өчен асылмалы ут сүндергечләр, һава өрдергечләр, янгын сүндерү резервуарлары, урман утырту агрегатлары, урман сабаннары, урман культиваторлары (һ.б.) кебек җиһазлар бар.

«Экология» илкүләм проекты калдыклар белән эш итүнең нәтиҗәлелеген арттыру, зур сәнәгать үзәкләрендә атмосфера һавасының пычрану дәрәҗәсен киметү һәм Россиянең уникаль флора һәм фаунасын саклау максатын тота.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-ilkulam-proekt-buenca-125-beramlek-urman-yangyn-sunderu-texnikasy-satyp-algan-5891648

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев