Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТАТАРСТАНДА

Сентябрьдән азнакайлыларны нинди үзгәрешләр көтә?

1 сентябрьдән мәктәп укучылары һәм студентлар, авыру бала тәрбияләүче ата-аналар, пациентларга кагылышлы яңа законнар һәм кагыйдәләр эшли башлый.

 1 сентябрьдән инвалид балаларның ата-аналарында өстәмә отпуск барлыкка киләчәк.

Ата-аналар, шулай ук инвалид балаларның опекуннары һәм попечительләре түләнә торган 24 ял көне (бу көннәрне рәттән алырга була) ала алачак. Инвалид балаларга, шифаханә дәваланыр өчен, анда үзләре генә мөстәкыйль рәвештә барып җитә алмый. Туганнары һәм якыннары ярдәмендә гнә йөриләр.

Хезмәт кодексы буенча ата-аналарның берсе, шулай ук опекун яки попечитель инвалид балаларны карау өчен айга дүрт түләүле ял көне алырга мөмкин. Әмма курортка мөмкинлекләре чикләнгән баланы озату өчен ата-аналарга үз ялын кулланырга туры килә. Хәзер Хезмәт кодексында инвалид балаларның ата-аналарына (опекуннарына һәм попечительләренә) календарь ел дәвамында 24 көнлек өстәмә түләүле отпуск бирү хокукы беркетелә.

1 сентябрьдән илнең дүрт төбәгендә – Башкортстанда, Дагыстанда, Татарстанда һәм Чечняда ислам финанславы буенча ике еллык эксперимент башлана. 
Көзнең беренче аеннан Россиядә сыра һәм сыра эчемлекләре, сидр, әче бал җитештерүчеләр реестры барлыкка киләчәк. 

Шулай ук вейпларга минималь бәяләр билгеләнәчәк. Аларны хөкүмәт билгеләячәк. Моннан тыш, бу товарларга ташламалар һәм акцияләр тыелачак.
Яңа уку елы башыннан Россия мәктәпләре белем бирүнең "алтын стандартына" күчә. Мәгариф министрлыгы рус теле, әдәбияты, тарихы, җәмгыять белеме, география һәм тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре буенча белем бирүнең бердәм стандартын кертә. Шулай ук барлык мәктәп предметлары буенча бердәм дәүләт дәреслекләре төзеләчәк. Тарих буенча ул инде әзер, өлкән сыйныф укучылары быелдан ук аның буенча укыячак. 

Яңа уку елыннан алты югары уку йортында белем дәрәҗәләрен камилләштерү буенча сынау проекты старт ала. Бакалавриат, белгечлек һәм магистратура урынына югары белемнең база һәм махсуслаштырылган дәрәҗәсе билгеләнә. Шулай ук аспирантура, ординатура һәм ассистентура программалары яңартылачак. Барлык университетларда "Россия дәүләтчелеге нигезләре" курсын өйрәнү кертелә, ә махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм катнашучыларның үзләре югары уку йортында, бюджет бүлегендә вакантлы урыннар булганда, түләүле укудан түләүсезгә күчә алачак. 

1 сентябрьдән медицина оешмалары тарафыннан түләүле медицина хезмәтләре күрсәтелүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә һәм ул 2026 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак. Шул ук вакытта мәҗбүри медицина  иминияте полислары буенча бушлай медицина ярдәменең барлык төрләре саклана. Ашыгыч ярдәм, стационарда яки амбулатор рәвештә күрсәтелә торган планлы ярдәм, шулай ук стационарларда дарулар белән тәэмин итү алга таба да дәүләт гарантияләре программасы кысаларында бушлай күрсәтеләчәк. Бу өлештә бернинди үзгәрешләр дә планлаштырылмый.

Моннан тыш, яңа кагыйдәләр дәүләт гарантияләре яисә территориаль дәүләт гарантияләре программасы кысаларында медицина ярдәмен күрсәтүче оешмаларның пациентларга түләүле хезмәтләр күрсәтергә хокукы булган очракларның тулы исемлеген билгели. Күпчелек өлештә сүз теге яки бу процедура табиб билгеләве буенча түгел, ә пациентның үз теләге белән үткәрелә торган очраклар турында бара.

Сентябрьдән рецепт буенча бирелә торган даруларны сатуның да яңа кагыйдәләре кертелә. Алар, асылда, техник таләпләр булып тора һәм нигездә даруханә хезмәткәрләренең эш алгоритмнарына гына кагыла. Гражданнар өчен дару алу тәртипләренә катышы юк.

Яңалыкларның асылы шунда: дистанцион рәвештә җибәрелә торган ташламалы дару препаратлары рецепты турындагы мәгълүмат дарулар әйләнеше мониторингы системасына кертелергә тиеш. Провизор рецепт буенча мәгълүматны даруханәнең товар-хисап системасына кертә, ә аннан мәгълүмат автомат рәвештә мониторинг системасына керә. Ташламаларга ия кешеләр өчен дарулар, шулай ук катгый исәпкә алу препаратлары (наркотик һәм психотроп чаралар – аларны махсус формадагы рецептта язып алалар) исәбе хәзер дә алып барыла. Киләчәктә бу тәртипне рецепт буенча бирелә торган даруларның барлык төрләренә дә тарату күздә тотыла.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев