Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
СӘЛАМӘТЛЕК

Сәламәт балачак – сәламәт киләчәк: Азнакай табиблары лагерьларда профилактиик очрашулар үткәрде

Балаларның җәйге ялы күңелле генә түгел, хәвефсез һәм сәламәт булырга тиеш. Шул максаттан Азнакай үзәк район хастаханәсе белгечләре «Каенкай» һәм «Кояшкай» балалар сәламәтләндерү лагерьларына күчмә профилактик чара оештырды.

Чара барышында Татарстанның атказанган табибы, районның баш педиатры Илһамия Гиниятуллина лагерьларның медицина кабинетларын планлы рәвештә тикшерде. Ул медицина документларын, медицина хезмәткәрләренең эшчәнлеген һәм балаларга кирәк булган очракта медицина ярдәме күрсәтергә әзерлек дәрәҗәсен бәяләде.
  
Балалар сәламәтлеген саклау – табибларның көндәлек эшенең иң мөһим юнәлешләренең берсе. Шуңа күрә лагерьларда профилактика мәсьәләләренә дә зур игътибар бирелә.  

Азнакай үзәк район сырхауханәсенең наркология кабинеты шәфкать  туташы  Фәйрүзә Шәкүрова  балалар белән сәламәт яшәү  рәвеше турында  интерактив дәрес үткәрде.Ул җәйге чорда җәрәхәтләрне булдырмау, суда, юлларда һәм уен мәйданчыкларында хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәүнең әһәмияте турында сөйләде.Шулай ук балаларга начар гадәтләрнең организмга зыяны турында аңлатып, һәркемнең үз сәламәтлеге өчен җаваплы булуын ассызыклады.

Медицина профилактикасы кабинеты шәфкать туташы Алсу Шәфыйгуллина исә балаларны якынлашып килүче Бөтенроссия Физкультурачы көне тарихы белән таныштырды. Быел ул 8 августта билгеләп үтелә. Белгеч физик активлыкның балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлеген ныгытудагы роле, көндәлек хәрәкәтнең файдасы, дөрес туклану һәм актив яшәү рәвеше турында сөйләде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2-8 августта ил буенча Физкультурачы көненә багышланган махсус акция үтә. Аның кысаларында төрле спорт һәм профилактик чаралар оештыру күздә тотыла.

Очрашу азагында балалар табиблар белән бергәләп гимнастика ясадылар. Алар көн саен иртән зарядка ясарга, күбрәк хәрәкәт итәргә һәм сәламәт яшәү рәвешен сайларга сүз бирделәр. Белгечләр билгеләп үткәнчә, баланың сәламәтлеге кечкенәдән формалаша. Дөрес туклану, даими физик активлык, көн тәртибен үтәү һәм начар гадәтләрдән ерак тору – көчле организм һәм бәхетле киләчәк нигезе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев