Азнакайда – Сәламәтлек атнасы - ФОТОРЕПОРТАЖ
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакайда – Сәламәтлек атнасы - ФОТОРЕПОРТАЖ

​​​​​​​Сәламәтлек атнасы хакимияттәге дүшәмбе киңәшмәсеннән башланды.

Медицина хезмәткәрләре җитәкчеләребезне акциягә кушылып, кан басымнарын үлчәргә чакырды. Күрәсең, җитәкчелек итү бер дә ансат вазифа түгел, аның сәламәтлеккә йогынтысы бар. Шәфкать ияләре бу көнне кан басымнарын үлчәтүчеләрнең яртысында  кайбер үзгәрешләр булуын ачыклап, аларга киңәшләрен дә җиткерде. Мондый акцияләр хезмәт коллективларында, җәмәгатьчелек урыннарында да дәвам итә. Шулай, җәмәгать, эш дип чабып, дөнья куып, үз сихәтлегебез хакында да онытмыйк, табибларга ешрак күренеп торыйк.

 


Нет комментариев