Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакай җитәкчеләре булачак табиблар белән очрашты

Һәр елны студентларның кышкы каникуллары чорында үткәрелеп килүче бу очрашу быел Яңа ел алдыннан поликлиника күчкән бинада үтте. Гадәттәгечә, анда медицина югары уку йортларында укучы студентлар белән бергә язмышларын шушы һөнәр белән бәйләргә уйлаган мәктәп укучылары да катнашты.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин, башкарма комитет җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов районның бүгенге көн сулышы, медицина тармагы үсеше белән таныштырды, хәл итәсе бурычларны да ассызыкладылар. Үзәк сырхауханә баш табибының кадрлар буенча урынбасары Раушания Шакирова уку йортларына керү тәртипләре, максатчан программалар хакында аңлатты. Районның танылган, олы хөрмәткә лаек, югары исемнәр йөрткән табиблары Дамир Садыйков, Илһамия Гыйниятуллина, ветераннар советы рәисе Роза Шәфигуллина медицина хезмәтенең үзенчәлекләренә тукталдылар.

Казан дәүләт медицина университетының 6 нчы курс студенты Динар Шәмсетдиновның, Марий Эл дәүләт университеты студенты Вадим Серегинның, соңгы елда районыбызга эшкә кайткан яшь белгечләрнең уку йортлары, студент тормышы турында кызыклы чыгышларын да егет-кызлар мөкиббән китеп тыңлады.

ПОДРОБНЫЙ ФОТОРЕПОРТАЖ>>>

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев