Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакайда тиздән рентген компьютер томографиясе дә, елга буенда ял итү урыны да булачак

Җәй – төзелеш, яңарышлар чоры.

Районыбызда да бу чорда күп кенә төзелеш эшләре җәелдерелде. Бүген район башлыгы шуларның икесендә булып, аларның барышын карады.

Район үзәк сырхауханәсе стационарында бер бүлмә рентген-компьютер томографиясе җиһазы урнаштыруга әзерләнә. Үзебездә йөрәк-кан тамыры үзәге булдыру турында район җитәкчелеге инде күптәннән эш йөртеп килә һәм менә быел боз кузгалды, дип әйтергә кирәк, бу юнәлештә беренче адымнар ясала. Ул республика сәламәтлек саклау министрлыгы программасы нигезендә башкарыла. Рентген-компьютер томографиясе кайтарту программа кысаларында ясалган беренче адым һәм бу юнәлештәге эшчәнлек район башлыгының даими контролендә тора.

– Азнакайлыларга РКТ, МРТ үтү өчен Лениногорскка, башка шәһәрләргә барырга туры килә. Инде менә аларның икесе дә үзебездә булачак. Күрәсез, томография кабинетын әзерләү төгәлләнеп килә. Подрядчылар тиешле срокта башкарып чыкса, аны сентябрь башларына ачу күздә тотыла. Ә инде МРТ җиһазы инвесторлар ярдәме белән урнаштырылачак. Заманча аппаратлар дөрес диагноз куеп авыруларны нәтиҗәле дәвалауда уңышлы файдаланылыр, дип өметләнәбез, – диде журналистларның сорауларына җавап биреп Марсель Зөфәр улы.

Район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов республика, район җитәкчеләренең беренчел звеноны модернизацияләүгә җитди игътибар бирүен, хаҗәтлек зур булган әлеге медицина җиһазлары куелу җирлекнең сәламәтлек өлкәсе өчен бик актуаль һәм сөенечле яңалык  булуын ассызыклады.  Ул шулай ук кадрлар белән дә проблема булмаячагын җиткерде. 

РКТ аппаратын булдыруда нефтьчеләребезнең дә зур ярдәмен әйтергә кирәк. Якынча 30 миллион сумга төшкән җиһаз шулай итеп бик тиздән үзебездә эшли башлар. 

Район үзәк сырхауханәсеннән соң район башлыгы Мәнәвез елгасы буенда төзелгән ял итү урынына юл алды. Авыл башындагы бу урын үзенең хозурлыгы белән әллә каян күзгә ташланып, ымсындырып тора. Авыл эчендә калкып килгән балалар мәйданчыгы заманча затлы да, уңайлы да булыр. Ә инде елганың өске – тауга менгән өлешендә ял урыны тагын да иркен. Биредә һәр тарафта эш җәелдерелгән. Төзелештәге машиналар ташкынына күз иярми. Аны ерак түгел урнашкан чаңгы базасы белән җәяүлеләр сукмагы тоташтырачак. Кыскасы, планнар зурдан. Нәкъ менә шушы планнар, ягъни елга буен матурлау, менә дигән ял итү урыны ясауда биредә яшәүчеләрнең дә фикере белән кызыксынып, алар белән очрашу да үтте. Анда катнашкан һәркем үз тәкъдим-фикерен җиткерергә ашыкты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев