Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХАЛЫК ЫШАНУЛАРЫ, ХОРАФАТЛАР

Январь аена халык сынамышлары

Январьда салкын булса, июль коры һәм эссе була, көзгә кадәр гөмбә чыкмый.

Январьда кар еш яуса, буран шактый еш булса, июль ае яңгырлы килә.

 Бу айда боз сөңгесе күренсә, уңыш яхшы була.

 Елның беренче ае болытлы булса, икмәк уңмаска мөмкин.

Январь башында көннәр җылы булса, арыш уңар, җил булса, тары уңар, томан булса, солы уңар. Әгәр салкын булса, урак вакытында бик эссе булыр. Җылы булып, кар яуса, һәр ашлык уңар. Әгәр ябалак кар яуса, борчак белән чикләвек уңар.

 14 январьда кар яуса, икмәкле ел була.

 19 январьда көн аяз икән, җәй коры, болытлы көн булып кар да яуса, җәен явым-төшемнәр гадәттәгечә булып, ел яхшы килә.

22 гыйнвар – көн кояшлы булса, җәй озын булыр.

 25 январь кояшлы булса, кошлар иртә килергә мөмкин, кар яуса, җәй яңгырлы була.

 Январь җылы булса, яз соңара. Январь җылы – март салкын.

 Январьда агач ботаклары бозланып катса, чикләвек һәм җиләк-җимеш күп булыр.

 Раштуа төнендә күк йөзе аяз булса – кавын уңар, кар яуса – алма.

 Январьның икенче яртысы кояшлы торса, уңыш яхшы була.

 Январьда коры һәм суык булса, язын кар тиз эреп бетә.

 Кыш көне бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр. Әгәр бәс күп булып, агач ботаклары салынса, һәртөрле җимешләр һәм ашлыклар булыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев