Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХАЛЫК ЫШАНУЛАРЫ, ХОРАФАТЛАР

Җеннәрне пыр туздырыйкмы, әллә кумый торыйкмы?

Православиедә бүген изге Никон Печерскийны искә алу көне, – диде миңа бүген иртән рус милләтеннән булган бер таныш әбием.  Халык телендә 5 апрель Никон көне дип йөртелә икән.

Ә кем соң ул Никон? Ул унберенче гасырда бик зирәк, абруйлы аксакалларның берсе булган. Бик усал булса да, озак ачу тотып йөрмәгән. Тамань ярымутравында  храм һәм чиркәү салдырган.

–Бу көннең төп традициясе – йортны олыдан кубып җыештыру. Күптән кулланылмый яткан, ватык әйберләрдән, чүп-чардан, иске киемнәрдән арын, – диде ул миңа. – Аларга ияреп өйдәге җеннәр, бәла-каза да чыгып китәр.

 Кыскасы, җәмәгать, бүгенге көнеңне җыештырынып, мунча кереп, бөтнекле чәй эчеп үткәрсәң, ел буена сәламәт буласың икән.

 Әмма бер нәрсә бар: исламда да изге җомга көне. Әмма безнең әбиләр бу көнне бик эшләмәскә, дога укып, теләкләр теләп утырырга куша.

Нишлибез?   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев