Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХАЛЫК ЫШАНУЛАРЫ, ХОРАФАТЛАР

Акчага интегәсезме? Серләрен ачабыз

Ырымнар, хорафатларга барыбыз да азмы-күпме ышанабыз. Бу ышану булмаса, тормыш үзе дә күңелсез булыр иде. Ә бит могъҗизалар янәшәбездә генә йөри, бары тик аларга күз салырга, игътибарлы булырга гына кирәк.

Әйтик, шул ук акча мәсьәләсендә. Борынгы дәверләрдән безнең әби-бабайларыбыз да аңа бәйле хорафатларга ышанып килгән.

1.Акча янчыгында кызыл тасма кисәге йөртсәң, ул акчасыз тормас.

2.Өйдән чыгып киткәндә, көзге алдына акча куегыз, шәүләсе үзе янына ишләрен тартып торыр.

3.Кибеткә барганда, сул як кесәгезгә бераз тиеннәр салсагыз, алар сезне акча “түгүдән” саклар.

4.Беркайчан да акчагызны тиененә кадәр тотып бетермәгез! Бер ипилек булса да калсын.

5.Өйдәге су краны ябылып бетмичә тамып торса, акчагыз да гел шулай агып китеп торыр.

6.Әҗәтне иртәнге якта кайтару мәслихәт.

7.Кичтән акча белән эш итү – биреп тору, кайтару, санау кирәк эш түгел, акчагыз булмас.

8.Өстәлдә утыру-ярлылыкка.

9.Өстәлгә ачкыч, баш киемен кую да акчаны “куркыта”.

10.Өйдә сызгыру – акча бетүгә.

11.Изге гамәлгә бирелгән акча – байлык тартып китерә.

12.Акчаны сул кул белән алыгыз, ә биргәндә – уң кул белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев