Җәлил бистәсендә бокс буенча Республика турниры үтте.
Җәлил бистәсендә бокс буенча Республика турниры үтте. Анда шәһәрнең “Юбилейный” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары да катнашып, лаеклы чыгыш ясадылар. Әмир Миргалиев – 30, Ислам Ганиев – 40, Артур Тарасов – 42 килограмм авырлыкта алтын медальләр яуладылар. Айдар Нургазиев (34 килограмм) һәм Илназ Зәкиев (60) икенче булдылар. Тренерлары – Мурат Галиев. Тренер Равил Йосыповта шөгыльләнүче Булат Латыйпов 64 килограмм авырлык категориясендә шулай ук икенче булды.
Нет комментариев