Гаиләләрне спорт бәйгесе дәшә
СПОРТ

Гаиләләрне спорт бәйгесе дәшә

Җирлегебездә Гаилә, Мәхәббәт, Тугрылык көненә багышлап игълан ителгән “Әти, әни һәм мин – бердәм, спорт сөючән гаилә” бәйгесе хезмәт коллективларында старт алып, инде үзенең финишына якынлашып килә.

7 июль көнне 14.00 сәгатьтә шәһәрнең Юбилейный стадионында бәйгенең финалы үтеп, анда аңа йомгак ясалачак. 5 июльгә кадәр 7-35-50 телефонына шалтыратып, үзегезнең коллективтан анда катнашу турында заявка бирергә кирәк. Команда составында әти, әни һәм 7 яшьтән 12 яшькәчә бала булуы шарт.

Бәйгедә катнашучыларны һәм җанатарларны спорт бәйрәменә көтеп калабыз! 0+

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев