Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда Татарстанның прокуратура хезмәткәрләре спартакиадасы үтте

Азнакай шәһәрендә узган финал ярышларына Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков килде һәм коллегаларына уңышлар теләде.

(Азнакай, 12 май, Таңсылу САНИЕВА) Бүген шәһәребездә Татарстанның прокуратура хезмәткәрләре спартакиадасының финал уеннары үтте.

Җиденче ел рәттән уздырылучы әлеге бәйгедә республиканың хокук сакчылары  6  командага бүленеп көч сынаша.

Алар прокуратура бүлекләренең кайда урнашуы буенча “Үзәк” (республика прокуратурасы аппараты), “Башкала”, “Көнбатыш”, “Көньяк”, “Көньяк-көнчыгыш”, “Төньяк-көнчыгыш” исемнәре белән йөртелә.

Азнакай шәһәре прокуратурасы вәкилләре “Көньяк-көнчыгыш” командасы составында чыгыш ясады.

Спартакиаданың финал ярышларына Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков та килде. Тантаналы чыгыш барышында ул коллегаларына уңышлар теләде.

- Сәламәт тәндә – сәламәт рух диләр. Бүген без прокуратура хезмәткәрләрен хокук сагында торучылар буларак кына түгел, ә җиңүгә омтылучы спортчылар буларак та ачарбыз, - диде Илдус Нәфыйков сәламләү сүзендә.

Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин дә катнашучыларга тәбрикләү сүзләрен ирештерде.

Финал уеннары эстафета ярышлары белән башланып китте. Соңыннан хокук сакчылары башка мәйданчыкларга таралып, йөзү, гер күтәрү, шахмат, өстәл теннисы, волейбол, бадминтон, мини-футбол буенча көч сынашты.

ТР Прокуроры Илдус Нәфыйков Азнакай төбәкне музеен карады һәм Кара Елга буенда агач утырту акциясендә дә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев