Азнакайда өстәл теннисы буенча узган ярышта кемнәр җиңгән? (ФОТО)
Азнакай 2 нче мәктәбе базасында өстәл теннисы буенча укучылар арасында район беренчелеге үтте.
Спорт ярышларында шәһәр, Тымытык, Кәкре Елга авыллары һәм Актүбә, Җиңү бистәсе мәктәпләреннән 55 укучы катнашты. Турнирда Азнакай командасы беренче урынны яулады (тренерлары – Марат Сабуров). Икенчедә – Тымытык мәктәбе командасы (тренерлары – Лилия Ягъфәрова), өченчедә – актүбәлеләр (тренерлары – Гүзәл Шәрәфиева). Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Лилия Хәлиуллина, “Лидер” спорт мәктәбе методисты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев