Район башлыгы кубогына узган турнирда 250 спортчы катнаша. Аларның иң кечкенәсенә - өч яшь.
Азнакайның "Чатыр-Тау Арена" спорткомплексында нәфис гимнастика буенча төбәкара ярышлар бара. Анда Уфа, Оренбург, Әлмәт шәһәрләреннән 250 кеше катнаша.
Турнирны ачу тантанасында катнашкан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов спортчыларны тәбрикләп, аларга уңышлар теләде. Безнең җирлектә нәфис гимнастика буенча уздырылган ярышларның монысы дүртенчесе.
- Бүгенге турнирны үткәрергә ярдәм иткән район һәм шәһәр җитәкчелегенә рәхмәтлебез. Киләчәктә Азнакайда гимнастика түгәрәген янә оештырырга уйлыйбыз, - ди ярышларның директоры Виктория Миломаева.
Нет комментариев